Мирный бистәсендә көзге өмә уздырдылар
Кулларына тырма, себерке, капчыклар тотып, Мирный бистәсендә яшәүчеләр быелга соңгы өмәгә чыктылар.
Алар ял итү паркы һәм аңа якын территорияләрне көзге яфрактан, чүп-чардан арындырдылар. Барлыгы 20ләп капчык чүп җыелды.
«Горзеленхоз» оешмасы калдыкларны чыгарыр өчен машина да бүлеп бирде. Көзге өмәдә мәктәп, балалар бакчасы, «Зәй урман хуҗалыгы» оешмасы һәм «Мирный», «Бөгелде» территориаль җирле үзидарәсе вәкилләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев