Мирный бистәсендә яшәүчеләр яңа дуслар көнен билгеләп үттеләр
Чара микрорайонда яшәүчеләр өчен очрашу һәм аралашу мөмкинлеге бирде.
20 июльдә Мирный бистәсе паркында яңа дуслар көне кысаларында «Җәйге кәеф» бию ял кичәсе булды.
Кичәне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәре Олеся Кучумова үткәрде.
Бу матур җәйге кичтә бистә халкы һәм кунаклары иске дуслары белән очраштылар, яңаларын таптылар, җырлап-биеп күңел ачып, күтәренке кәеф алдылар. Дәртле көйләр чын күңелдән күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
фото шәһәр мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев