Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мирный бистәсе паркында дуслык көне уңаеннан чара узды

27 июльдә Мирный бистәсе паркында мәдәният хезмәткәрләре районда Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы һәм Дуслык көне уңаеннан «Дуслык һәм игелек юлында» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Фото мәдәният йортыннан

Алып баручылар чарада катнашучыларга дуслык көненең барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар һәм яшүсмерләргә бөек акыл ияләренең дуслык турында гыйбарәләрен мисал итеп китерделәр.

Чара барышында дуслык һәм дуслар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде, табышмаклар чиштеләр, җитди һәм шаян сорауларга җавап эзләделәр, актив музыкаль уеннарда уйнадылар.

Барлык катнашучылар коллективны берләштерүгә, үзара ярдәм итүгә һәм дуслык мөнәсәбәтләренә юнәлдерелгән конкурс биремнәрен үттеләр. Чара нәтиҗәсендә балалар яхшы кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

«Аннан балалар, яшүсмерләр коллективны берләштерүгә, үзара ярдәм итүгә һәм дуслык мөнәсәбәтләренә юнәлдерелгән конкурс биремнәрен үттеләр. Чарадан алар яхшы кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев