Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре тәмәкенең зыяны турында сөйләде
Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне кысаларында Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр “Тәмәке тарту – начар гадәт” акциясе үткәрде.
Чараны оештыручылар бистә урамнарына чыгып, халыкка тәмәке төтененең зыяны турында сөйләделәр, тәмәке тартуның нәтиҗәләре, шулай ук җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында законны искә төшерделәр, яшүсмерләргә киңәшләр бирделәр.
Әлеге акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тарту мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, беренче чиратта ата-аналарны тәмәке тартудан, балаларына начар үрнәк күрсәтүдән баш тартырга өндәү.
“Мондый акциядән соң сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы аңлы кешеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез. Кайберәүләр тәмәкенең организмга китергән зарары турында уйланырлар, бу зыянлы гадәттән арынырлар дип ышанасы килә”, -ди акцияне оештыручылар.
Фотолар шәәһр мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев