Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре балаларга бию буенча мастер-класс күрсәтте
Дәрес башында балаларны хореография сәнгате үсеше тарихы, җәмгыять тормышында биюнең роле, биюнең характеры һәм стиле белән таныштырдылар.
26 июньдә Мирный бистәсе паркында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чыршыкай» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән «Бию остаханәсе» бию флешмобы оештырдылар.
«Бию — ул бүгенге тормыш ритмында булган хәрәкәтләргә әверелгән эмоцияләр. Кеше хәзерге тормыш ритмын тоярга, аңа эләгергә һәм туры килергә тиеш. Бу максаттан шәһәр мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре балаларга бию буенча мастер-класс күрсәтергә карар иттек. Дәрес башында балаларны хореография сәнгате үсеше тарихы, җәмгыять тормышында биюнең роле, биюнең характеры һәм стиле белән таныштырдык», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
Аннары шәһәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Любовь Мөбарәкшина балаларны һәм яшүсмерләрне бию бәйрәмендә катнашырга чакырды. Балалар рус, татар, кавказ, көнчыгыш, һинд музыкасына халык һәм заманча стильдә яратып биеделәр.
Бию флешмобы татлы фейерверк һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев