Бүген Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә зәйлеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте. Министрга социаль яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча сораулар белән килделәр. Алар арасында бер махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егет тә бар иде. Һәр сорау да игътибарга алынып, аларны чишү юлларын хәл итәргә вәгъдә ителде.
Эльмира Зарипова Зәйдә халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауның тиешле дәрәҗәдә булуын билгеләде.
Илнар Идиятов фотолары.
Нет комментариев