Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен ялны дөрес итеп оештыру мөһим
Бу уңайдан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге бүлек эшли. Ул “Гаилә” милли проекты кысаларында башкарыла.
Бүлектә тәрбияләнүчеләрнең тернәкләндерү программасының бер юнәлеше булып ял итүне оештыру тора. Ял чаралары хезмәт алучыларга яңа тормыш шартларына җайлашырга, социаль күнекмәләрне үстерергә һәм гомуми хәлне яхшыртырга ярдәм итә.
Менталь тайпылышлары булган затларның ялын оештырганда һәркайсының ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим. Махсус дәресләр ярдәмендә алар биремнәрне җиңел үтиләр, үзләрен ышанычлы хис итәләр .
Ял чараларында катнашканда үзләренә ярдәм итә алырлык белгечләрнең терәк итү мөһим. Шул ук вакытта, барлык ял чаралары катнашучыларның үзләрен якланган итеп хис итүләре өчен куркынычсыз һәм уңайлы мохиттә үткәрелергә тиеш.
Реабилитация программасын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен үткәрелә торган чаралар:
- үз хисләрен белгертү һәм иҗади сәләтләрне үстерергә ярдәм итүче арт-терапия дәресләре;
- музыкаль һәм бию чаралары — кәефне һәм физик активлыкны яхшырту өчен;
- Спорт уеннары — бүлектә тәрбияләнүчеләргә физик формада калырга һәм команда күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә;
- ризыклар әзерләү буенча кулинария дәресләре — кулинария күнекмәләрен үстереп кенә калмыйча, кәефне яхшырту һәм социаль элемтәләрне ныгыту өчен;
- экскурсияләр һәм сәфәрләр — яңа урыннар белән танышырга һәм уңай хис-кичерешләр алырга ярдәм итә.
Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен тернәкләндерү программасының бер өлеше буларак ял итүне оештыру аларның сәламәтлеген торгызуда һәм саклауда мөһим роль уйный. Ул психологик халәтне яхшыртырга, социаль күнекмәләрне үстерергә һәм физик активлыкны саклап калырга булыша.
Ял чараларының төрлелеге бүлектә тәрбияләнүчеләргә үзләренә кызыклы һәм файдалы булган дәресләр табарга мөмкинлек бирә, бу исә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк үсешкә ярдәм итә.
фотолар «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев