Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә гуманитар ярдәм озатылды

Бүген - 21 февраль иртәсендә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән йөк машинасы махсус хәрби операциядәге Зәй егетләре янына юл тотты.

Шулай ук Луганск госпитале өчен кирәкле медикаментлар, памперслар, матраслар һәм башка кирәк-яраклар да салынган иде машинага. 

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр,  хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде. 

-Без бер ай эчендә гуманитар ярдәм төялгән өченче машинаны озатабыз. Машинада махсус хәрби операциядәге егетләр өчен мөһим булган әйберләр урын алды. Бу ярдәмебез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен. Россияне, илебез чикләрен саклаучы егетләрнең алга  барып, максатларына ирешеп, исән-сау кайтуларын телибез. Игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.   

Егетләребезгә ярдәм итү теләге йөзләгән кешеләрне берләштерде.  Бу гамәлдән район җитәкчелеге, зәйлеләр, предприятие-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары да  читтә калмады. Зур йөк машинасы  шыплап тутырылган. Анда иң кирәкле әйберләр урын алган. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә  генераторлар, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляциясе материаллары, маскировкалау челтәрләре, эчке киемнәр, тәм-томнар һәм башкалар җыелган. Моннан тыш, Зәй хәрбиләре  Ватанны саклаучылар бәйрәменә исемләнгән посылкалар да алачак. Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыюда һәр җирлек, һәр гаилә, оешма үз өлешен кертергә тырышты. Зәй егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен  мич-буржуйкалар ясады. Уңган хатын-кызлар өй токмачы әзерләде,  оекбашлар бәйләде. Нәни балалар да читтә калмады. Алар рәсемнәр ясап, самими теләкләрен юллады. Зәй мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләре оештырган “Кире кайтарырга - кайтырга вәгъдә бирәм!” акциясе кысаларында кайнатмалар да бар җыелган гуманитар ярдәм арасында. “Егетләрнең без җибәргән банкаларны тотып, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез”, - ди акцияне оештыручылар.
Муниципалитеттан гуманитар ярдәмне яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин, иҗтимагый волонтерлар төркеменнән Марат Кыямов озата бара. 

Район башлыгы  гуманитар ярдәмне урынга илтеп тапшыруны тәҗрибәле машина йөртүчегә йөкләүләрен әйтеп, хәерле юл теләде һәм йөк машинасы кузгалуга рөхсәт бирде. 

Хәерле, имин юллар, исән-сау әйләнеп  кайтыгыз!

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев