Махсус хәрби операциядә катнашучы Чыбыклы егете дәүләт бүләкләренә лаек булган
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чыбыклы егете дәүләт бүләкләренә лаек булган

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чыбыклы егете «Волна» позывноен йөртә.

Хәрби тәҗрибәсе булган егет 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан. Ул 2008 елда Казан югары артиллерия команда училищесын тәмамлаган. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә, Чечен кампаниясе барышында катнашкан. Хәзерге вакытта аның унбиш яшьлек улы кадет мәктәбендә укый. Егет махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыклары өчен «Хәрби хезмәтләре өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Бу көннәрдә «Волна» туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты. Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән «Энергетик» Мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катаншучылар белән узган очрашуга килде. «Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова егет белән элемтәдә тора. Ул аның күкрәгенә «Зәй сезнең белән!» дигән значок беркетеп, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, маскировка челтәрләре үрүче апалар янына кунакка чакырды.

-Без үзебезнең сугышчыларыбыз өчен бик борчылабыз, аларның исән-сау кайтуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Иртә таңнан төнгә кадәр безнең олы йөрәкле хатын-кызларыбыз сугышчыларыбызны дошман күзеннән яшерү өчен максировка челтәрләре үрәләр, — ди Елена Викторовна.

Хәрби егет ялын улы, әти-әнисе белән уздыра.

-Безнең полкта зәйлеләр юк, башлыча Башкортстаннан барысы да. Хәрби егетләребез арасында дуслык көчле, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Азык-төлекне безгә даими китерәләр. Кием-салым, корал белән тәэмин ителештә бернинди проблемалар да юк, — ди «Волна».


Нет комментариев