2024 елның 1 сентябреннән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган автомобиль аптечкасының яңартылган составы үз көченә керә.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, аптечка составына медицина битлекләре һәм перчаткалар, йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланырга ярашлы битлек, кан китүне туктату өчен жгут, марля бинты, лейкопластырь, коткару өчен юрган, шулай ук перевязка ясау өчен кайчы һәм хирургия кайчысы кертеләчәк.
Шул ук вакытта яңа таләпләр үз көченә кергәнче комплектланган аптечкалар яраклылык вакыты чыкканчы (әмма 2027 елның 1 сентябреннән дә соңармыйча) кулланылырга мөмкин.
Нет комментариев