Мәңге яшь булып калган солдат
Яңалыклар

Мәңге яшь булып калган солдат

Югары Мәлем мәктәбендә әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Петр Осиповны искә алдылар. Быел 22 августта аның батырларча үлгәненә 40 ел тулган.

Петр Осипов 1965 елда Керәшен Мәлеме авылында туа. Кечкенәдән нык, сау-сәламәт, көчле малай булып үсә. Апалары Валентина, Татьяна, Нина искә алуларынча, 9 яшендә үк ул ат җигеп әти-әнисенә булыша башлый. Шулай берсендә аттан егылып аягын ерттыра. Тик моның турында, аягы шешеп, дәваханәгә барырга кирәк булмыйча берсенә дә әйтми. Чөнки шуның кадәр түземле һәм батыр була

«Петя мәктәпкә барганда да тигез юлдан түгел, ә кулына таяклар тотып, чокырлы, ташлы юллардан йөри иде», — дип искә алды аны балачак дусты Владимир Яковлев.

Армиягә киткәнче инде Петр әзерлекле, нык бәдәнле, көчле егет була. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Күп тапкырлар парашюттан сикерә.

Югары Мәлемнән әфган сугышында 6 егет катнашкан. Бу исемлектә Петр Осипов та бар. Якыннарына язган хатларында ул беркайчан да зарланмый, яралануларын да «аяк төзәлде, йөгерәм инде», дип кыскача гына язып үтә. 1984 елда чираттагы хәрби биремне үтәгәндә Петр Осипов утырган танк шартлый. Солдат туган якларына исән килеш түгел, ә цинк табутта кайта. Танкта бары тик бер генә кеше – Виталий Дереко гына исән кала. Осиповның туганнары аның белән очраша һәм бүгенгә кадәр аралашып торалар. Әфган сугышына киткән башка авылдашлары да исән кайта. Үлгәннән соң, Петр Осипов «Батырлык өчен» һәм «Кызыл йолдыз» орденнары белән бүләкләнә.

Югары Мәлем мәктәбе коллективы 40 ел элек батыр егетнең исемен мәңгеләштерү буенча эшне башлап җибәрә. Белем йортының мәктәп почмагына мемориаль такта куела. Ел саен әфган сугышы тәмамланган көнне — 15 февральдә искә алу кичәсе оештырыла. Мәктәп директоры Гүзәлия Батькова Петрның апалары һәм энесе белән элемтәдә тора. Алар мәктәп музеена геройның шәхси әйберләрен, хәрби формаларын тапшырганнар. Мәктәпнең «Яшьармиячеләр» отряды да Петр Осипов исемен йөртә. Ул Поручик авылында җирләнгән. Бу вакытта аның әти-әнисе Керәшен Мәлеменнән шунда күченеп киткән була. Узган ел мәктәп директоры Гүзәлия Зөфәровна, укытучы Разин Абзалов һәм әфганчының яшьлек дусты Нина Ганиева аның каберенә барып чәчәкләр дә салганнар. Хәзер анда укучыларны алып бару ниятләре дә бар.

Искә алу чарасында Петр Осиповның туганнары, хәрби комиссариаттан эксперт-белгеч Георгий Борисов, «Ватанны саклаучылар» фондының район социаль координаторы Сергей Хватков, авыл халкы һәм укучылар катнашты. Кунаклар кичәнең эчтәлекле булуын ассызыклыйлар. Укучыларның педагоглар белән бергә Петр Осипов турында күпсанлы мәгълүмат туплауларына таң калалар. Сугышта һәлак булганнарны искә алу, аларны хәтердән югалтмау яшь буынга көчле патриотик тәрбия бирүен искәртәләр.


Нет комментариев