Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

Яңа уку елы алдыннан районда 1 августтан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республикакүләм хәйрия акциясе старт ала. Акция 23 августка кадәр барачак. Аны район мәгариф идарәсе барлык оешма-предприятиеләр ярдәме белән оештыра.

— Без бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына нигезләнеп районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре исеменә хатлар юлладык. Анда социаль хәле авыр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүне сорау һәм реквизитлар күрсәтелгән. Бүгенге көнгә шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче быел беренче сыйныфка баручы 110 баланың исемлеге социаль яклау бүлегенә җибәрелде. Алар тарафыннан әлеге исемлек җентекләп каралып, тагын югарырак сыйныфларда укучыларга ярдәм кирәк булу ачыкланып, исемлекләр тулыландырылачак. Беренче сыйныфлар өчен уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар әзерләнсә, өлкәнрәк сыйныфлардагылар өчен пенал, карандаш, ручка, альбом һәм башка канцелярия товарлары, шулай ук мәктәп формасы һәм аяк киемнәре дә әзерләү ихтималы бар. Ә бүләкләрне без балаларга район башлыгы катнашында 23 августта үтәчәк педагоглар конференциясендә тантаналы шартларда тапшырырга ниятлибез, — ди район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Аңа һәр теләгән кеше кушыла һәм киләсе уку елына әзерләнергә ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев