Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лагерьларда янгын куркынычсызлыгы турында

Җәйге каникуллар — балаларның һәм яшүсмерләрнең иң көтеп алынган вакыты.

Бу — ял һәм күңел ачулар чоры. Әмма күңел ачулар фаҗигагә китермәсен өчен кисәтү-аңлату эшләре алып бару мөһим.

Шуны истә тотып, район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында чаралар үткәрә. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ныгытыла, видеослайдлар, шулай ук янгын сүндерүчеләр формасы күрсәтелә.

— Муниципаль район буенча бу җәйдә барлыгы 20 мәктәп яны лагере эшли. Аларга 1350 бала йөри. Фаҗигаләрне булдырмау, кисәтү максатыннан балалаларны кечкенәдән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһим. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар куркыныч янавын уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкин. Аларның бу шаяруы бик зур бәла-казаларга китерә. Бу хәлләрне булдырмас өчен әти-әниләргә даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга, аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Без бу көннәрдә мәктәп яны лагерьларында булып, балалар белән әңгәмәләр оештырабыз, беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес кулланырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәбез", — ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.

Күптән түгел шундый чара 4нче мәктәп яны лагеренда оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев