Куш-Елганың маскировка челтәрләре үрүчеләренә хәрби егеттән рәхмәт хаты килгән
Яңалыклар

Куш-Елганың маскировка челтәрләре үрүчеләренә хәрби егеттән рәхмәт хаты килгән

Махсус хәрби операциядә катнашучылар маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт белдерәләр.

Куш-Елга авылында агымдагы елның 22 августында маскировка челтәрләре үрә башладылар. Шул көннән бирле авыл мәдәният йортының бер генә көнгә дә ишеге ябылганы юк: биредә бер төркем хатын-кызлар һәр көн махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. 8 октябрьгә 20 челтәр үрде инде алар.

«Әзер маскировка челтәрләре эченә хәрбиләргә теләкләребезне юллап, һәрвакыт хатлар язып салабыз. Шулай ук челтәрләр эченә солдатларыбызга күчтәнәч итеп кирәкле булган әйберләр — перчаткалар, оекбашлар, шоколадлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәбез», — ди авылда хәрбиләргә оештыру эшен башлап йөрүче Гүзәл Гыйльфанова.

Ә бу көннәрдә Куш-Елга волонтерларына махсус хәрби операциядә катнашучы егеттән җавап килгән. Ул кушъелгалылар үргән челтәрләрне алулары, күчтәнәчләре өчен рәхмәт белдергән. Игелекле эш башкаручы, җаны-тәне белән егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен тырышып йөрүче апаларга шуннан да зур сөенечнең булуы мөмкинме! Алар үргән челтәрләрнең хәрбиләребез өчен бик кирәк булуы, аларның гомерләрне саклавы волонтерларга тагын да дәртләнеп эшләргә көч бирә. Ә әлеге егет, җитмәсә, аларның якташлары да булып чыккан! Аның әби-бабасы Фәридә апа белән Хәйрулла абый күрше Шыкмай авылыннан икән. Эльмир, контракт төзеп, Ватаныбыз сагына баскан.

-Эльмирның әнисе Алсу да шалтыратып, маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Без Эльмирның һәм махсус хәрби операциядә катнашучы һәр ир-егетнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Җиңү яулаганчы егетләребезгә булышуыбызны дәвам итәрбез, — ди Гүзәл Гыйльфанова.


Нет комментариев