Куш-Елгада ифтар ашы узды
Яңалыклар

Куш-Елгада ифтар ашы узды

1 апрельдә Куш-Елга мәчетендә ифтар узды. Бу хакта безгә укучыбыз Гүзәл Гыйльфанова хәбәр итте.

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар — изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.

1 апрельдә Куш-Елга мәчетендә ифтар узды. Бу хакта безгә укучыбыз Гүзәл Гыйльфанова хәбәр итте.
"Ифтарга кунак булып Зәй шәһәреннән Илсур хәзрәт, Дүрт-Мунчадан Фәиз хәзрәт, Кадердән Руслан хәзрәт, Әхмәттән Раиф хәзрәт, Шыкмайдан Фәрит Минһаҗев һәм башкалар чакырылган иде. Чаллы шәһәреннән Ришат Биктаһиров, Мөнир Юнысов җәмәгате белән кайтты, Түбән Биштән Мухамовлар, Камил Ногманов, Гакиф абый кызы Фирдания апа, Югары Мәлемнән Фаяз Хәкимуллин һәм башкалар килде.

Барысы да күчтәнәчләр белән зурлап килгәннәр.

Авылыбыз хәзрәте Сөләйман абый бик күп файдалы вәгазьләр сөйләде, безнең булган сорауларга җаваплар бирде. Килгән кунакларга да сүз бирелде. Шыкмай авылыннан Салават азан укыды.

Ифтар мәҗлесләре ешрак булып торсын иде. Мәчеттә генә түгел, өйләрдә дә ешрак үткәрелсен иде. Өеңә дога керә, бу бит әле туганнар белән дә аралашу. Туганлык җепләрен өзмәү турында да мәҗлестә бик күп әйтелде. Мәчетләребез буш тормасын иде, халык изге йортка күбрәк йөрсен, җомга намазларын калдырмасыннар, дигән теләкләр яңгырады.

Аш пешерүче Алия Гыйльфановага, бәлеш пешерүче Гүзәлия Гәрәева, Әлфия Миннегулова, Хәмия апага, Әсбия апа Шәмсетдиновага, Кәшфил абый җәмәгатенә һәм башкаларга, күчтәнәчләр алып килгән һәр кешегә рәхмәт.

Уразада булган кешене сыйлау — ул үзе бер олы савап. Барыбыз да сау-сәламәт булып, сугышлар бетеп, аяз, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын иде.


Нет комментариев