Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Корреспондентлар Рәхмәт хаты алды

Бүген “Зәй-информ” оешмасында күңелле вакыйга булды.

Редакциябезгә кунакка Россия Кораллы көчләре ветераны, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештыру буенча активист Валентин Атласов килде. Ул “Зәй офыклары” корреспонденты Клара Ермолаевага һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар өчен җаваплы СММ – редактор Айгөл Яруллинага хәрби часть командиры, подполковник Мөслим Магомедовның Рәхмәт хатын тантаналы төстә тапшырды. 

Валентин Атласов әле бу көннәрдә генә хәрби зонага гуманитар йөк озатып кайтты, әлеге бүләкләрне дә ул ерак сәфәрдән алып кайткан. Билгеле булганча, һәр гуманитар йөк белән хәрби егетләргә район газеталары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” озатыла. Алардагы җылы район хәбәрләре егетләргә рухи көч өсти. Ә Клара белән Айгөл газеталарда инде менә 4 ел дәвамында әлеге теманы актив яктыртып баручы хезмәткәрләр. 

“Хәрби шартларда яшәүче якташларыбызга үзебезнең район турындагы һәр язма кадерле, алар кече Ватан җылысы белән сугарылган. “Зәй-информ” коллективына, хәрби теманы актив яктыртучы корреспондент кызларга егетләр исеменнән зур рәхмәт”, - диде Валентин Атласов. 

Ә Рәхмәт хатында махсус хәрби операция темасын системалы һәм зур һөнәри осталык белән яктырту, батыр ир-егетләр турында, аларның гаиләләре хакындагы җылы эчтәлекле язмалар бирү бәяләп бетергесез зур роль уйный, Ватан сакчыларына, халыкка  ул язмалар бердәм рухта булырга өнди, киләчәктә дә мәгълүмати хезмәттәшлек туктамасын, диелә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев