Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Корбан чалу кагыйдәләре һәм үтәлергә тиешле шартлар

Корбан чалуның төп максаты – Аллаһны истә тоту, Аның исемен зикер итү.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

– итне үзе гаиләсе белән ашый;
– башка кешеләрне ашатырга яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
– итне гаиләсе өчен калдыра.
Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

Аллаһы исемен әйтү (Бисмилләһ);
– һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм ике кан тамыры.
Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

Корбан чалу вакытында хупланмый:

– үтмәс пычак куллану;
– пычакны хайван алдында үткенләү;
– башка хайваннар каршында корбан чалу;
– хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
– чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
– хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Корбанлык сыйфатында түбәндәге хайваннар файдаланыла:

– дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
– сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк;
– сарык – бер яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк.

Корбанның төп кагыйдәләре:

– корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
– әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
– әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк;
– корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.

Хайванның тиресен:

– сәдака итеп бирергә;
– хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
– яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

Мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев