Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел әлеге бәйрәм 16 июньгә туры килә.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 51 мең сум күләмендә билгеләнгән. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 51 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Татарстан Республикасының Диния нәзарәте сайтында барлык мәчетләргә дә кояш чыгарга бер сәгать кала җыелырга, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев