Көрәш остасының исемен мәңгеләштереп
Бүген Зәебездә билгеле шәхесебез Шамил Сәлахов истәлегенә көрәш ярышы үтә.
Шул уңайдан район башлыгы Разиф Кәримов һәм зәйлеләр исеменән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев исеменнән телеграмма килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
Хөрмәтле Разиф Галиевич!
Мөхтәрәм зәйлеләр!
Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, ирекле көрәш буенча СССРның, милли көрәш буенча РСФСРның спорт осталары булган, күп кенә мөһим тармакларда җитди хезмәт куйган Шамил Салих улы Сәлахов истәлегенә көрәш ярышлары уздыруыгыз белән чын күңелдән ТР Дәүләт Советы депутатлар корпусы исеменнән һәм шәхсән тәбрик итәм.
Шамил Салих улы көрәш келәмендә генә түгел, күп тармаклы мәйданнарда җиңелү белмәс рухлы татарның асыл ир-егете буларак безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
Шамил - һәрвакыт гаҗәп көчле булуы белән дә, үзенең ныклы рухы, куйган максатларына туры баруы белән дә җөмһүриятебездә билгеле шәхес. Аның көрәш алымнары иң матур, иң төгәл булуы белән аерылып торды. Ул милли көрәшкә дә, үз кул астында хезмәт куючыларны социаль яклау чаралары белән тәэмин итүгә дә, чордашларының яшәү шартларын яхшыртуга да битараф булмаган хөрмәтле кеше иде.
Мәгълүм булганча, безнең татарны аерып күрсәтүче - ул Сабантуе, милли көрәш, ат чабышлары, аның киң җилкәле көрәшчеләре. Ә Зәй хакимиятенең, Шамилне якын иткән һәр кешенең бу ярышны оештыруга алынулары зур ихтирамга лаек, чөнки батыр көрәшче исеме мәңгеләштерелә, аның үрнәгендә яшь спортчылар тәрбияләнә. Бер шик тә юк, алга таба да Зәй җире Шамил Сәлахов, Максим Васильев, Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар һәм башка күп кенә көрәш осталары кебек спортчылар бирер.
Ә Шамил Салих улы исеме әнә шулай буыннан-буынга күчеп яшәр. Урыны җәннәттә булсын!
Ихтирам белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев