Контракт буенча хезмәтне сайлаучыларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне арттырдылар
Районда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Мондый төр хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Нинди түләүләр каралган? Шушы һәм башка сораулар белән район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка мөрәҗәгать иттек.
– Айрат Фоатович, безнең районнан контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләр хакында ни әйтер идегез?
– Контракт буенча хезмәтне сайлаучылар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да, армиядә хезмәт итүчеләр дә, армия хезмәтен үтмәүчеләр дә бар. Яшьләре дә төрле. Безнең өчен иң мөһиме акча түгел, ә Ватан сагына басу, ди күбесе. Әлбәттә, финанс хәлен яхшыртырга теләүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, без аларның һәркайсын Ватаныбызның патриотлары дип атыйбыз һәм туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез.
– Контракт буенча хезмәтне сайлаучыларга акчалата түләүләрдә үзгәрешләр бар. Бу турыда да тулырак аңлатып китсәгез иде...
-Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан чакырылган һәркемгә Татарстан Рәисе билгеләгән 505 мең сум акча түләнә. Шулай ук Россия Оборона министрлыгыннан 195 мең сум каралган. ”Алга”, “Тимер”, “Батыр” батальоннарында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен түләү күләме – 360 мең сум. Бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме, җирле хакимият һәм предприятиеләрнең түләүләрен исәпкә алып, 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Мондый шартлар җәйнең беренче ике аенда һәркем өчен гамәлдә.
– Контракт буенча хезмәт итәргә барырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, район хәрби комиссариатына. Гаризаны өйдән чыкмыйча да бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтына кереп, “Стать добровольцем или контрактником” хезмәтеннән файдаланырга була. Гаризаны шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев