Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көннәр кинәт салкынайту сәбәпле, сөрем газы белән агуланудан сакланыгыз

Аномаль салкын һава торышы газ җиһазларына да йогынты ясарга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре салкын көннәрдә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга чакыралар.

Гадәттә, һава температурасы кискен үзгәргәндә, вентиляция каналларының туңуы күзәтелә. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур.
Исегездә тотыгыз:
— җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларын тикшермичә көнкүреш газ приборларыннан кулланырга ярамый — бу сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин;
— приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар бирү сорала;
— сөрем газлары чыгу куркынычы янаганда, кичекмәстән 04 телефоны буенча район газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев