Көннәр язга авыша
Яңалыклар

Көннәр язга авыша

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән температура −22 градуска кадәр төшсә, көндез термометр баганалары −14 градустан −9 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Җил көньяктан, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык.


Нет комментариев