Клавдия Максимова: «Без — Тукай оныклары»
Иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан җирле шагыйрьләребез үзләренең шигырьләрен бүләк итә.
Безнең якка ничек охшаш икән —
Тукай туган ул яклар:
Урманы да, басу, күлләре дә,
Чишмәсе дә ничек охшашлар!
Юкә, каеннары шул ук аның,
Бездәгедәй үсә төз нарат;
Бездә дә бит урман әкият кебек,
Бездә дә күп җиләк, кузгалак.
Тик шунысы гына үзгә бераз,
Безнең якта юк бит Шүрәле;
Бәлки бардыр безнең якларның да
Ачыласы ягы күп әле.
Туган якны сөю серен
Тукаебыз салган күңелгә;
Ачылмаган серле почмакларын
Мин ачармын, бәлки, кем белә...
Клавдия Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев