Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Китапханәдә – өлкәннәр көне

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли.

Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора.

2 октябрь көнне Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында, өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!», дип исемләнгән бәйрәм үтте.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды.

Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев