Китапханәдә балалар бәхет көне турында сөйләштеләр
Халыкара бәхет көне – ул изгелек, матурлык, ярдәмчеллек һәм барлык яхшылыкка ышану көне.
Бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы инициативасы белән билгеләп үтелә. Оешма әгъзалары бу бәйрәмне 20 мартта язгы көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрергә тәкъдим итәләр, ул вакытта җирдә көн белән төн тигез диярлек. Шулай итеп, бәйрәмне оештыручылар планетадагы барлык кешеләрнең дә бәхеткә тигез хокуклары барлыгын ассызыкладылар.
20 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 2нче мәктәп укучылары белән бу көнгә багышланган әдәби-күңел ачу программасы узды.
- Балалар чарада «Нәрсә ул бәхет? " шигырен тыңладылар., фикер йөртүдә катнаштылар, кешеләргә бәхет өчен нәрсә кирәк булуын ачыкладылар. Әлеге көн тарихы турында белделәр, «Минем гаиләм» дигән кечкенә генә видеоролик карадылар, табышмаклар чиштеләр һәм гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр, - ди китапханәче Полина Конугаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев