Кичә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә аның оешуына 5 ел тулуга багышланган чара үтте. Анда Зәй керәшен җәмгыятеннән, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.
Чара котлаулар һәм «Бер алманы бишкә бүләек» дип исемләнгән иҗат коллективлары концерты белән аралашып барды.
Петр Уразайкин Зәй районы башлыгы һәм барлык Зәй халкы исеменнән сәламнәр, изге теләкләр җиткерде.
"Бу — чыннан да, уникаль үзәк. 5 ел эчендә ул керәшеннәрнең тарихын, культурасын, традициясен танытуда зур эш башкарды. Без монда килеп берләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыру өстендә дә зур эш алып барыла",— дип ассызыклаган ул. Бу хакта "Туганайлар" газетасы белдерә.
Фотолар "Туганайлар" газетасы сайтыннан.
Нет комментариев