«Салават күпере» балалар бакчасына Зәйнең ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев килде.
Ул кечкенәләргә хәрби киемне кию буенча осталык дәресе күрсәтте. Берет, пилоткаларның башта ничек торырга тиешлеген аңлатты. Сабыйлар үз отрядларының сафта басып торуларын, маршировкаларын тәкъдим иттеләр. Десантчы, аларның чыгышларына югары бәя бирде. Моннан тыш балалар «Солдатка хат» акциясендә катнашуларын да күрсәттеләр. Алар тәрбиячеләр белән берлектә махсус хәрби операциядә булучыларга җылы эчтәлекле хатлар язып салдылар. Очрашу патриотик атналык кысаларында узды.
Нет комментариев