Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанга тиздән милләт җанлы яшьләр җыела

13-17 сентябрьдә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.Форум быел 33 нче тапкыр үткәрелә.

Татарстан яшьләр эшләге министры Ринат Садыйков Татар яшьләре көннәрен традицион һәм бик мөһим эш, дип атый. 

 

«Максат – татар мәдәниятен, мәгарифен, татар телен һәм милли традицияләрне саклау буенча уртак эшне көчәйтү мәсьәләләрендә төрле төбәкләрдән килгән барлык татар яшьләре оешмаларын берләштерү», – диде ул, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 

Быел форумда 23 төбәктән 18-35 яшькә кадәрге яшьләр җыелачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева катнашучыларның сайлау этабын үтүләрен әйтте.

Ул шулай ук иң актив төбәкләрне дә атады.

«Свердловск өлкәсе соңгы өч ел бик актив, алар унбишәр кеше алып килә. Ульяновск, Оренбург, Төмән өлкәсе яшьләре – соңгы елда актив эшләгән делегацияләр. Кайбер төбәкләрдә ике-өч оешма бар. Алар һәрберсе аерым эшли. Төмәндә исә, өч оешма җитәкчеләре бергә җыелып, юлламаны бергә алдылар. Төмәннән быел ун кеше килә», – дип искәртеп узды Наилә Галеева.

Татар яшьләре көннәре ачылышы 13 сентябрь 13:00 сәгатьтә «Урам» паркында узачак. Ачылышта Илгиз Шәйхразиев һәм башка артистларның чыгышы көтелә.

 

Татар яшьләре көннәрендә остаханәләр, вокал, бию, татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Катнашучыларны язучы, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, ТР Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар көтә. Кунаклар буларак, «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты, шулай ук традицион уен коралларында уйнаучылар көтелә.

Форумда «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдызы» бәйгеләре һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да ссайлланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев