Кашкатауда Питрау бәйрәме уза
Яңалыклар

Кашкатауда Питрау бәйрәме уза

12 июльдә Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәме узачак. Бәйрәм көндезге сәгать 2дә башлана.

Керәшен халкының мәртәбәле бәйрәме – Питрау җитә. Аны райондашлар, кунаклар бергә җыелып, 12 июль көнне, гадәттәгечә, Кашкатау итәгендә бәйрәм итәчәк. 

Бәйрәмнең программасы белән танышыгыз

14.00- тематик мәйданчыклар эше
14.30- “Саклаучы – хранитель” театральләштерелгән тамашасы
15.00 – рәсми өлеш, бәйрәмне тантаналы төстә ачу
15.30 – концерт программасы
20.00 – бәйрәм учагы
Шулай ук бәйрәмдә төрле бәйгеләр, милли уеннар, спорт ярышлары булачак, сәүдә эшләячәк. Балалар өчен дә мәйданчыклар оештырыла, “Татарстанда җәй” программасы кысаларында төрле ярышлар үтә.

 


Нет комментариев