«Каенкай» балалары «Аҗаган» хәрби уеннарында катнашты
Бу көннәрдә барлык мәктәп, балалар бакчаларында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар уза.
"Каенкай" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара узды. «Аҗаган» уены балалар бакчасы территориясендә саф һавада уздырылды. Һәр командага билгеле бер маршрут буенча хәрәкәт итәргә һәм каршылыкларны узарга кирәк иде.
Кечкенә малайлар-кызлар командаларга бүленеп ярыштылар. 1 нче мәктәпнең Яшь армиячеләре хәрби позицияләрдә ярдәм итте. Чараның төп кунагы Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан Фәнис Хәйретдинов булды. Бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә чакырылды. Рапорт тапшыру, граната ыргыту, яралы солдатка медицина ярдәме күрсәтү, мина эзләү кебек биремнәрне тырышып башкардылар.
Солдат боткасы һәм хәрби җырлар белән бәйрәмне йомгакладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев