«Милли приоритетлар» автоном коммерциячел булмаган оешмасы һәм Россия Хезмәт министрлыгы «Россиядә эш» кадрлар үзәкләре хезмәтләрен алга этәрү буенча коммуникация кампаниясен башлап җибәрделәр.
Бу үзәкләрнең эш бирүчеләргә файдалы булуына басым ясый. Эш бирүчеләрнең заявкалары буенча белгечләрне сайлап алу, аерым HR-хезмәтләр күрсәтү, күпләп сайлап алу, белгечләрне укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү мөмкинлеге бар.
«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның биш елында илнең 73 төбәгендә 562 модернизацияләнгән үзәк ачылды инде. Кадрлар үзәкләрен комплекслы модернизацияләү - интерьерларны үзгәртү һәм заманча визуаль пространство булдыру гына түгел, ә шулай ук хезмәткәрләрне укыту һәм үстерү дә ул. Проектны гамәлгә ашыру барышында мәшгульлек хезмәтләренең 20 меңнән артык хезмәткәре квалификация күтәрү программаларын узды, яңа белемнәр һәм һөнәри күнекмәләр алды, кадрлар һәм карьера консультантлары булды.
2019 елдан башлап Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проекты составына керә торган «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев