Кадер мәктәбе өч укучысына, канат куеп, олы тормыш юлына озатты
Бүген район-шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңы яңгырады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 105 укучы, тугызынчыны 507 укучы тәмамлый.
Кадер урта мәктәбе унберенче сыйныфтан өч укучысына канат куеп, олы тормыш юлына озатты. Алар – Карина Гыйльфанова, Рузилә Закирова, Ландыш Төхвәтуллина.
Аларның «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә урыннары түрдә булды.
Карина фән олимпидаларында катнашып, районда, республикада призлы урыннар яулады. Ул районның Ринат Фәрдиев исемендәге премиясенә ия булды.
Шулай ук Рузилә, Ландыш та – уку алдынгылары, актив кызлар.
Бер сүз белән әйткәндә, быелгы чыгарылыш укучылары – төрле яклап сәләтлеләр. Моны мәктәп директоры Рәйсә Исламова да тәбрикләү чыгышында билгеләп үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина җиткерде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары дулкынлану катыш җылы рәхмәтләрен мәктәп коллективына, әти-әниләренә шигъри юллар, җырлар аша җиткерде.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы чыгарылыш класс укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, имтиханнарында зур уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев