Россиянең яңа төбәкләре белән берләшү көне уңаеннан Кадер авылы мәдәният йортында «Тынычлык һәм бердәмлек күгәрчене» акциясе узды
Бу бәйрәм безнең уртак тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм аерылмас бәйләнешебезне символлый. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә үзенең күңел халәтеңне белдерү өчен Кадер авылы мәдәният йортында балалар өчен иҗади мастер-класс оештырылды.
Балалар үз куллары белән кәгазь кошлар кисеп, карандашлар ярдәмендә Россия триколоры төсләрендә — ак, кызыл һәм зәңгәр төсләргә буядылар. Ак, кызыл, зәңгәр күгәрченнәр теләсә нинди аралар аша очып үтә торган дуслыкның тере символына әйләнде.
Буялган кошларның канатларына балалар яңа төбәкләрдәге дусларына иң ихлас, җылы һәм тәэсирле теләкләрен яздылар.
- Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев