Кабан-Бастрык авылы зиратында  өмә узды
Яңалыклар

Кабан-Бастрык авылы зиратында өмә узды

Кабан-Бастрыкта мәңгелек йортны җыештыруда авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлары катнашты.

Зират – изге урын. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы. Мондый өмәләр Кабан-Бастрыкта еш уздырыла.  Өмәдә авыл халкы да, читтән кайтучы авылдашлары да катнашты. Бергәләп зиратта үскән үләнне чабып, аны җыеп, чистартып куйдылар.

- Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт, - ди Кабан-Бастрыкның Ак дәдәсе Илья Батаев. 

Фотолар җирлектән


Нет комментариев