Юл хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Асташин: «Без ел әйләнәсе эштә»
Яңалыклар

Юл хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Асташин: «Без ел әйләнәсе эштә»

Владимир Асташин Зәй УАДында 9 ел хезмәт куя.

Ул — бульдозер машинисты. Җәен бульдозеры белән җир эшләрен башкара, материаллар әзерли, ә кышын юллардагы карны чистарта.

— Бу юллар салу-төзекләндерү сезонында күбрәк Зәй — Сарман — Сармашбаш юлында эшләдем. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ел әйләнәсе эшсез торганы юк. Җәйге эшләр тәмамланды исә, алдагы сезонга әзерлек эшләре җәелдерелә. Юлчы һөнәре — бик кирәкле һөнәр ул. Юлларны тәртиптә тоту, юллар салу бүгенге тормышыбызда бик мөһим урыны алып тора, — ди ул.

Владимир Иванович Натальевка авылында туган. Кызганыч, бу авыл хәзер юк инде. 30 ел «Сельхозхимия» берләшмәсендә хезмәт куйган. Тормыш иптәше Сания белән Иске Зәй бистәсендә яшиләр. Өч кыз үстергәннәр, биш оныклары бар.


Нет комментариев