Юл сагы хезмәте тарихы
Яңалыклар

Юл сагы хезмәте тарихы

Бүген – 3 июльдә дәүләт автоинспекциясе истәлекле датаны — әлеге хезмәт оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтә.

Тарих эзеннән

Күркәм юбилей юл иминлеге сагында торган һәм торучыларга  хөрмәт күрсәтү өчен тагын бер сәбәп булып тора.
Газета укучыларыбызга   Зәй дәүләт автоинспекциясе тарихына күз салу өчен үткәннәрне барларга тәкъдим итәбез. 
1996 елда автоинспекциянең 40 еллыгы уңаеннан әлеге хезмәттә тырышып эшләгән фидакарь юл сакчыларына багышлап Зәй типографиясендә “На страже дорожного порядка” дип исемләнгән рус телендә кечкенә китап бастырыла. Әлеге тарихи язмалардан истәлекләр газета укучыларыбыз өчен бүген кызык-лы булыр дип исәплибез.  

Дәүләт автомобиль инспекциясе турында нигезләмә 1936 елның 3 июлендә СССР НКВД боерыгы белән расланган. Башта ДАИ хезмәткәрләре нигездә гади милиционерлар функцияләрен үтәгәннәр – җәмәгать тәртибен саклаганнар. Безнең районда юл инспекциясенә ихтыяҗ гид-роэлектростанция төзелә башлагач, ул вакытларда моңарчы күрелмәгән автотранспорт хәрәкәте башлангач  барлыкка килгән. Зәй шәһәренең беренче автоинспекторлары Кирам Сабитов һәм Фәнил  Сабиров булган.  Зәйнең ДАИ тарихы шәһәр тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Кызганычка каршы, 1963 елда Зәй районын үзгәртеп кору дәүләт автоинспекциясенең матди-техник базасына йогынты ясаган. 1972 елда район яңадан торгызыла, административ-идарә структуралары, шул исәптән эчке эшләр бүлеге формалаштырыла. 

Зәйнең беренче дәүләт автоинспекторы

Кирам Сабитов Чистай районының Иске Ромашкино авылында колхозның беренче тракторчысы гаиләсендә туа. 13 яшендә фронтка киткән әтисен алмаштырып, тракторга утыра. Сугыштан соң җидееллык мәктәпне тәмамлый, Чис-тай совхоз-техникумына укырга керә һәм армиягә алынганчы техник-механик дипломын ала. Хезмәтен тәмамлагач, техникумда укыта. 1956 елда комсомол юлламасы белән органнарга эшкә килә. Хезмәтен юл бүлеге инспекторы булып башлый, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының мехфагын тәмамлый.  Югары белем алгач, энергияле, грамоталы белгечне Зәй, Сарман һәм Ширәмәт районнарының өлкән дәүләт автоинспекторы итеп билгелиләр. “На страже дорожного порядка” китабында аның үзе эшләгән еллар турында кыскача әңгәмәсе урын алган.

“Рус Акташыннан Иске Зәйгә җәяү килдем. Юллар начар, машиналар аз. Ул чорда өч районга бары 300гә якын машина исәпләнә иде. Милиция райкомының беренче секретаре – Александр Варгин, ГРОВД начальнигы – Илдар Гыйльманов, аның урынбасары – Н. Волчатовников. Эшкә билгеләнгәч тә иң беренче юл һәлакәте буенча ачылган эшем Югары Шепкә авылы тирәсендә “ГАЗ-51” машинасын йөртүченең урманнан атта чыгып килүче өч кешене бәрдереп качуы булды. Әлеге гаепле машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китеп, машинасын яшерә һәм транспорт чарасын урладылар дип гариза яза. Ләкин без аның эзенә тиз төштек”, – дип хезмәт чорының истәлекләрен калдырган ул.  

Кирам Нургалиевич зур ГРЭС төзелешенең тере шаһиты була. Ленин урамындагы беренче торак йортта ул беренчеләрдән булып фатир ала. Аның күз алдында Зәй  танымаслык булып үзгәрә, яхшы юллар салына, промышленность индустриясе белән заманча шәһәр үсеп чыга, транспорт чаралары арта. 1968 елда Кирам Сабитовны Чаллыга ДАИ башлыгы итеп күчерәләр. Ул эчке эшләр органнарында 35 ел хезмәт иткән һәм ДАИның районара бүлеге башлыгы  вазифасыннан полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга киткән.

Ә Зәйдә район автоинспекциясен җитәкләү Равил Гаделшинга йөкләнә.


Нет комментариев