Роберт Клейменов һәр юл хәрәкәтендә катнашучыдан кагыйдәләрне катгый үтәүне сорый.
Бүген юл сагы иминлеген тәэмин итүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Район эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясендә Вадим Белышев җитәкчелегендә 13 хезмәткәр юлларыбызның имин булуы өчен көн саен җаваплы хезмәт башкара. Аларга көндәлек тырыш хезмәтләрендә уңышлар телибез. Араларыннан юл-патруль хезмәте инспекторы Роберт Клейменовка аерым тукталып үтәсе килә.
Роберт Клейменов 2024 елның 15 апреленнән генә әлеге хезмәткә керешүенә карамастан, үз эшенә җитди якын килү, һәр таләпнең төгәл үтәлүенә җаваплы булуы белән аерылып тора, диләр автоинспекциядә.
Роберт Равилович белән Михаил Кузьмин экипажы, быел үзләренә йөкләнгән бурычны төгәл үтәүләре сәбәпле, республика автоинспекторлары экипажлары арасында иң яхшылар булдылар.
Ә төп һөнәри белеме буенча Роберт Клейменов – педагог. Ул әлеге юнәлештә урта һөнәри белем алгач, 6 ел дәвамында шәһәрнең 1нче мәктәбендә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта. Тумышы белән Иске Зәйдән булган егет үз туган җирендә хезмәт итүгә өстенлек бирә. Укытучылыктан соң ул ике ел суд приставларында да эшли һәм нәкъ менә шул чорда юл иминлеге сагы инспекторлары белән нык аралашырга туры килә аңа. Бу аралашу ир-егетне әлеге хезмәткә алып килә дә инде.
– Дәүләт автоинспекциясенә хезмәткәрләр кирәк булуын белгәч, шушы юнәлештә эшләү теләгем барлыкка килде. Гаиләм, әни башта ныгытып уйла, дисәләр дә, соңыннан минем теләгемне хупладылар, – ди Роберт.
Әлбәттә, юл сагы инспекторына төрле ситуацияләрдә калып, тиз арада дөрес карар кылып эшләргә кирәк. Шулай бервакыт Роберт Клейменов хезмәттәше белән Мирный бистәсе урманы буенда бер машина йөртүчене туктатып тикшерергә карар кылалар. Тик машина йөртүче туктарга теләми, ә берара юлны үткәч, туктый да урман эченә кача. Робертка аны урманда куып тотып тоткарларга туры килә.
“Тикшерә башлагач, аның салган килеш руль артына утыруы, җитмәсә машина салонында хатыны, баласы булуы ачыкланды. Руль артына утырган кеше беркайчан да салондагылар, юл хәрәкәтендә катнашучы бүтәннәргә зыян китерү куркынычы турында онытмаска тиеш. Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр дә еш очрый. Форсаттан файдаланып юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакырам. Чөнки фаҗига гел түгел, бер булырга мөмкин. Гомер буе үзегезгә үкенечле тормыш алмагыз”, – ди инспектор.
Роберт Равил улы яшь буынны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә өйрәтү максатындагы чараларда да актив катнаша. 5 яшьлек улы Ранэль тәрбияләнүче балалар бакчасында алар еш кына юл йөрү кагыйдәләрен искәртүгә кагылышлы чаралар үткәрәләр. Ә инспектор формасындагы әтисенең бакчага килүе – Ранэль өчен зур мәртәбә.
Нет комментариев