Авыл үзенең тырыш кешеләре белән дан тота.
Югары Пәнәчедә дә андый гаиләләр бик күп. Кәлимулла абый белән Илүсә апа Кәримовлар Пәнәченең үрнәк матур гаиләсе булып 58 ел бергә гомер кичерделәр.
Әлеге гаилә турында язманы безгә Илһамия Гарифуллина юллады.
Кәлимулла Бикбулат улы Кәримов 1930 елның 16 мартында Курган өлкәсе Әлмән районы Вишнәк авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, зоотехник белеме ала.

1954 елда Курган өлкәсенә юллама белән укытучылар килеп урнаша. Алар арасында булачак тормыш иптәше Илүсә дә була. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Бер елдан өйләнешә алар. Илүсә апаның каенана-каенатасы бик хөрмәтле кешеләр була. Аларны тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Илүсә апа мәктәптә математика фәнен укыта, Кәлимулла абый ветеринария табибы булып эшли. 1956 елда беренче кызлары Галия, өч елдан Әлфия, аннан уллары Илшат туа.
Илүсә апа Курган өлкәсендә 23 ел балаларга белем бирә.

1977 елда Зәй районының Югары Пәнәче авылына яшәргә кайталар. Илүсә апаның әнисе Мәрьям йортында яши алар. Мәрьям апаны да тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.
Югары Пәнәче мәктәбендә дә Илүсә апа 23 ел балаларга математика фәненнән белем бирә. Кәлимулла абый авыл Советы рәисе булып та, ветврач булып та хезмәт куя. Үзлегеннән скрипка, мандолина, гармунда уйнарга өйрәнгән сәләтле Кәлимулла абый авылда һәр бәйрәмнең түрендә була.
Илүсә апа да үзлегеннән скрипкада уйнарга өйрәнеп, тормыш иптәше белән бергә тамашачыларга матур көйләр бүләк итәләр.

58 ел бергә матур тормыш кичерә алар. Кәлимулла абый арабызда булмаса да, аның якты хезмәте күп авылдашларның күңелендә саклана.
“Гомер бер мизгел, кунакка гына киләбез, бер-беребезне кадерләп, хөрмәтләп яшәдек. Һәрвакыт кешеләрдә уңай якны гына күрдем, - ди Илүсә апа.
Югары Пәнәченең алтын фондына язып куярлык хөрмәтле авылдашлар алар.
Фотолар гаилә архивыннан.
Нет комментариев