24 августта Югары Пәнәче мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта балалар өчен күңелле уеннар, эстафеталарны үз эченә алган «Укулар башланганчы» дип исемләнгән чара узды.
Кызыклы һәм мавыктыргыч программа барлык балаларны берләштерде. «Коймак пешерәм», «Тупны төшермә!», «Мунчада чабыну», «Нарат күркәсе җыю», «Чәчәк бәйләме бүләк итәм», «Яшелчәнең урынын бел» уеннары катаншучылардан игътибарлылык, җитезлек һәм тапкырлык таләп итә иде. Балалар белән бергә әти-әниләренең дә чарада катнашулары бәйрәмне ямьләде.
-Гаилә белән үткәрелгән һәр чара бала күңелендә мәңгелеккә кереп кала. «Чәчәк бәйләме бүләк итәм» уенында малайлар актив катнашты. Алар кызларга үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләмнәрен дә бүләк иттеләр. «Коймак пешерәм» уены борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан оештырылды. Башка яулык, билгә алъяпкыч бәйләп, бии-бии табагачны табага эләктереп, мичкә йөгерде алар. Бәйрәм күчтәнәчләргә бай булды. Авылдашыбыз Эльмира Шакирова махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклап батырларча һәлак булган Юрий Жаровны искә алып, балаларны үзе пешергән тәмле өчпочмаклар, торт белән сыйлады. Балалар рәхмәте, Юрийның рухын шатландырып, дога булып ирешсен иде, дип изге теләкләр җиткерелде, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Һәр бала чарадан канәгать калды. Моны аларның йөзендә балкыган нурдан да аңларга була иде. Бу җәйге матур көн балалар күңелендә озак сакланыр.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Нет комментариев