Әтиләр көненә багышланган чаралар атналыгы кысаларында Югары Пәнәче мәдәният йортында «Әтиләрдә - гаилә көче» исемле ял сәгате узды.
Әтиләр көне - аларны искә алу, котлау һәм гаиләдә абруен күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү өчен сәбәп ул. Һәм бу бәйрәмнең иң төп максаты.
Балалар тормышында ата-ананың роле бәяләп бетергесез: әти кеше йортта баш һәм таяныч. Әти кеше гаиләсе турында кайгыртырга һәм үз балаларының әнисен хөрмәт итәргә, балалар тормышында актив катнашырга тиеш. Кыз бала өчен әти - ул горурлык, таяныч, гаилә нигезе. Малайлар өчен әти – ул аңарга охшарга тырышу өчен үрнәк.
Әтиләр һөнәрен дәвам итүчеләр
Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, арабызда булмаган әтиләрне ягымлы һәм җылы сүзләр белән искә алдылар.
"Әтием агач эшен, умартачылыкны бик яратты. Көрәк, балта, сәнәк сапларын элмә агачыннан бик оста ясый иде. Үзем дә әти эшен дәвам итеп, эш кораллары сабын игътибар белән карап торам, шулай ук умарта тотабыз," - дип Таһир абый Рәхимов әтисен искә алды.
Илдар абый Сәлахов әтисе Исмәгыйль турында: "Әтинең белмәгән эше юк иде. Агачтан әйберләр ясау, аркан ишү, бауларны дөрес бәйләү, каралты-кураны тәртиптә тоту эшен әти төгәл башкара иде. Безне дә күп эшкә әти өйрәтте", -дип искә алды.
Хәмит абый Һадиуллин әтисе Вәли абый турында матур хатирәләр белән уртаклашты:
"Әти колхозда бригадир да, фермада, амбарда да җитәкче булып эшләде. Бик оста җир үлчи иде. Таяк белән атлатып, бау очына таш бәйләп, ташны еракка атып, санап, тапкырлап дөрес җавапка ирешә иде. Күп укыды, күп язды. Бүген әтинең туган көне булуы да, шушы хатирәләр дога булып ирешсен".
Җәүдәт абый Закиров әтисе Фәхретдин абый турында:
“Әтинең әнисе озак еллар сукыр булган. Барлык эшләрне балалар эшләгән. Әти бөтен ир-ат, хатын-кыз эшләрен дә җиренә җиткереп башкара иде. Ашарга пешерү, оекбаш бәйләү эшләрен оста үтәгән. Агач эшен ярата иде, авылда бик күп кешегә йорт, клуб бинасы да төзегән алтын куллы кеше ул. Һәр эшне җайлы итеп, уңае белән эшли иде. Мәктәпне - “5” легә, ФЗОны кызыл дипломга тәмамлаган, математиканы яхшы белгән, контроль эшләрен иң беренче эшләп бирә торган үтә дә башлы, зиһенле кеше иде", - дип искә алды Җәүдәт абый.
Сугыш чоры балалары
Илдус абый Хөсәенов – сугыш чоры баласы. Әтисез үскән буын.
“Без әтиле балаларга кызыгып үстек. Яклаучыбыз, саклаучыбыз, эшкә өйрәтүче без дә әни булды. Тол калган әниләргә бригадирлар эшне күбрәк кушалар иде. Әниләр көне буе эштә, без апа белән йорт тирәсендәге эшләрне башкара идек. Үзем агач эшен яраттым. Кечкенәдән агачтан әйберләр ясап, әни белән уртаклаша идем. Шкаф, пычак саплары, урындыклар, өстәлләр, тәрәзә йөзлекләре, йортлар салу - яраткан эшләрем булды. Әтиләргә дога булып ирешсен", - диде Илдус абый.
Тарихи осталыкны саклап калу
Николай Карташов Урта Пәнәче авылыннан килгән бәйрәм кунагы булды.
"Әти авылда тәгәрмәч ясау остасы иде. Ясаган тәгәрмәчләре чыдамлы булды. Безне дә бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтте әти. Тугызынчы класста укыганда тәгәрмәч ясауның барлык нечкәлекләрен белә идем. Хәзер дә әти кулланган эш коралларын кадерләп саклыйм. Оныкларыбызга да тарихны сөйлим. Күптән түгел Казаннан килгән экспедиция вәкилләренә тәгәрмәч ясау эшенең серләрен аңлатып сөйләдем. Эчтәлекле, тарихи әңгәмә килеп чыкты. Урта Пәнәче осталары тарихта сакланып калсын", - ди Николай Васильевич.
Кичәбездә “Кызыклы сорауга - кызыклы җавап", "Керләрне төр","Алфавит буенча һөнәрләр","Мәкальнең дәвамын әйт" уеннарында теләп катнашты әтиләр. "Шигъри мизгел" биремендә Хәмит абый Һадиуллин, Рузалия апа Сәлахова үзләре язган искиткеч матур шигырьләрен сәнгатьле итеп тамашачыларга җиткерде. Гөлшат апа Михайлова яттан сөйләгән шигырь кичәне ямьләде.
Язма Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина белән берлектә әзерләнде.
Нет комментариев