Әүвәл капка төбендә утырулар бар иде. Хәзер сезнең якларда бармы ул? Ә менә Югары Мәлем авылында әлеге матур гадәт сакланган.
Авыл киче. Көндез тормыш мәшәкатьләре ардыргач, күрше-күлән ял итеп утырыр өчен бер капка төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Гармунчылары да бар.
Бергә җыелгач, үткәннәргә кайтып килеп, яшьлекләрен искә алып, борчу-шатлыкларын бергә бүлешәләр.
“Бу кич безгә күңелле очрашуларның җылысын, гармун моңнарын бүләк итте. Без әби-бабайлар кебек, капка төбендә җыр-бию, такмаклар әйтеп, элекке йолаларны искә төшерү өчен җыелдык. Гармунчыбызга һәм безнең белән бергә бу кичне бүлешергә килгән һәркемгә зур рәхмәт! Чәй эчеп утырып, әңгәмәләр кордык, көлдек, җәйге мизгелләрдән ләззәт алдык. Мондый мизгелләр безнең авылны чын мәгънәсендә җанландыра”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Нет комментариев