Югары Мәлем балалары әкият аша ришвәтчелеккә каршы булуларын күрсәтте
Яңалыклар

Югары Мәлем балалары әкият аша ришвәтчелеккә каршы булуларын күрсәтте

9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Югары Мәлем мәдәният йортында “Кәҗә-Мәкәрҗә маҗаралары, яки коррупция турында әкият” дип исемләнгән чара узды.

Әкиятне “Шомбай” театрына йөрүче балалар сәхнәләштерде. Сценарий авторы һәм режиссер - Миләүшә Хәйруллина, актерлык осталыгына балаларны Фикрәт Сибгатуллин өйрәтте.

“Инсценировканың эчтәлеге дә әкиятләрне бераз үзгәртеп, хәзерге заманга яраклаштырып, коррупция темасына нигезләнеп язылган иде. Инсценировкадан соң фикер алышу үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларда ришвәтчелеккә каршы көрәш турында күзаллауны формалаштыру, тәртиплелек, әдәплелек, намуслылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияләү”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина.

Рольләрне оста итеп Зарина Баранова (Әкиятче), Эльза Әхмәтбаева (Аю), Ралина Зарипова (Төлке), Алинә Талипова (Тычкан), Данис Талипов (Куян) уйнады.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев