Өлкәннәр көне якынлашканда Иске Зәй мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре Агашкиннар гаиләсендә булды.
Анастасия Филипповна белән Иван Александровичны Өлкәннәр көне белән котлап, матур җырлар бүләк иттеләр.
Агашкиннар гаиләсендә өч ул үскән. Бер уллары – Алексей махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә Татарстаннан “Алга” белән “Тимер” батальоннары төзелгәндә язылып, ил иминлеге сагына иң беренчеләрдән булып басты. Ул хәрби хезмәтен һава десанты гаскәрләрендә үткән. Һәм десантчыларның “Бездән башка кем” девизына тугры калган. Илебез азатлыгы өчен алгы сызыкта көрәшә. Хәрби бурычын үтәгәндә 2022 елның 26 сентябрендә батырларча һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнгән (һәлак булганнан соң).

Ләкин нәрсә генә булмасын тормыш дәвам итә, үзеңдә яшәргә көч табарга кирәк.
Гаилә башлыгы Иван Александрович гомер буе “Сельхозтехника”да слесарь булып эшли. Бүгенге көндә аягын сындырган, борчулы мәле. Анастасия Филипповна ПМК”да, шикәр заводында, соңрак “Сельхозтехника”да хезмәт куйган. Хәзер лаеклы ялда. Балалары, оныклары әти-әниләре, әби-бабалары янына килеп булышып торалар.
Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә иң матур җырларын бүләк итте.
“Агашкиннарны өйләренә барып котлауларыбыз аларның күңелләрен күтәрде. Халыкара Өлкәннәр көнендә һәр кешегә якыннарының мәхәббәтен, хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвен телибез”, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Нет комментариев