Иске Зәй китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан тарих сәгате узды
Чарада 1нче мәктәп укучылары катнашты.
6 майда Иске Зәй балалар шәһәр китапханәсендә «Алар безнең имин тормышыбыз өчен көрәштеләр...» дигән тарих сәгате үтте.
Китапханәчеләр Ольга Сергеева һәм Лидия Алексеева укучыларга илебез тарихындагы иң аяусыз сугышның ничек башлануы, якташларыбызның батырлыклары, совет халкының сугышта һәм тылда каһарманлыгы турында сөйләделәр. Укучылар шулай ук Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштылар. Чарада катнашучылар Җиңүгә юлның никадәр озын һәм авыр булуына, сугышның һәр көне югалтулар ачысы китерүен, зур һәм кечкенә җиңүләр шатлыгы, батырларның көчлелеге, куркусызлыгына тагын бер кат инандылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев