Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә балалар әтиләре белән кошларга җимлекләр ясадылар

Мондый чаралар балаларда игелеклелек кебек әхлакый сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә.

Иртә язда кошларга азык табарга кыен. Урамнар һаман да кар көртләре, ә сулыклар калын боз катламы белән капланган. Шуңа күрә кошлар кешеләр янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр, чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.

Шуңы күздә тотып, Иске Зәй яшьләр үзәгендә гамәли иҗат түгәрәге җитәкчесе Юрий Некорыстнов кошларга җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада түгәрәккә йөрүче балалар әтиләре белән бергә катнашты.

«Әлеге чара балаларда игелеклелек кебек әхлакый сыйфатларны үстерүгә, шулай ук гаилә бәйләнешләрне ныгытуга һәм яхшы гаилә традицияләрен формалаштыруга ярдәм итә. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү яхшы гамәл бит», — ди үзәк белгечләре.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев