Иске Зәй балалары тарих эзләре буйлап экскурсиягә чыктылар
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсе буйлап җәяүле экскурсия үткәрде.
Хәрәкәт маршруты шул фаҗигале еллардагы вакыйгалар белән бәйле истәлекле урыннар буйлап сайланды. Экскурсиядә 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты.
Беренче тукталыш 1941-1945 елларда Ватан өчен һәлак булган Зәйнең улларына һәм кызларына куелган һәйкәл булды. Бистәдә әлеге һәйкәл 1967 елның 4 ноябрендә куелган, ә аны тантаналы төстә 6 ноябрьдә ачканнар. Балалар архив фотоларын карап, аның авторы Михаил Голов турында белделәр, реконструкциядән соң һәйкәлнең ничек үзгәргәнен күрделәр.

Зәй районыннан Бөек Ватан сугышына 11600 кеше китеп, аларның 7410сына туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
«Экскурсия барышында без шәһәрнең сугыш еллары тарихы белән бәйле истәлекле урыннарында булдык. Зәй районы башкарма комитеты, почта, хәрби комиссариат, Крестовоздвиженский чиркәвендә урнашкан „Красный Зай“ газетасы редакциясе, Поклонная гора әлеге чорлар истәлекләрен саклый. Почта бинасы янында балалар Василий Кныш һәм Петряков Александр хатларын укыдылар. Мондый экскурсияләр ярдәмендә балалар сугыш чоры, туган шәһәр тарихы турында күбрәк беләләр», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев