Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иртәгә Зәйдә контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләячәк

8 июньдә Зәйдә контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты иртәнге сәгать 9дан кичке 10га кадәр Ринат Фәрдиев исемендәге паркта урнашачак.

Автоном чатырда теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат белән таныша, гариза бирә һәм беренчел сайлап алуны үтә ала.

«Чатыр янында Калашников автоматы макеты була, теләгән һәркем автомат сүтеп җыю нормативын тапшып карый алачак. Моннан тыш, биредә берничә төр граната – һөҗүм итү, саклану гранаталары макетлары булачак. Барысын да күрергә, тотып карарга һәм барысы белән фотога төшәргә мөмкин була», – ди Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Бу акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләүгә кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, бер миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу чаралар факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контракт төзергә булган барлык гражданнарга кагыла. Татарстан контрактчыларын хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алып яхшыртылган экипировка белән тәэмин итәчәкләр.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев