Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 28нче мартта республикада көчле яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Шулай ук 22 м/с тизлектә кинәт исүчән җилләр дә булырга мөмкин.
Татарстанның көнбатыш районнарында буран булырга мөмкин. Ул 500 метрга кадәр күрү сәләтен начарлатуга китерәчәк. Кайбер районнарда шулай ук бозлавык һәм кар боткасы фаразлана.
Нет комментариев