Йөзү ярышларында зәйлеләр призлы урыннар алды
29-30 сентябрьдә Кама Аланы шәһәрендә яшүсмерләр арасында йөзү буенча Түбән Кама районы беренчелегенә ярышлар үтте.
Анда «Зәй» спорт мәктәбеннән Динә Әхтәмова аркада йөзү буенча, Алмаз Җамалетдинов комплекслы йөзүдә, Никита Богомазов брасста җиңүчеләр булдылар. Икенче урында брасста Айсылу Насыйрова, аркада йөзүдә Даниил Красильников, 100 метрга комплекслы йөзүдә Никита Богомазов, ирекле стильдә Алмаз Җамалетдинов булды. Аларның тренеры Рәйсә Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев