Иң матур чыршыга бәйге
Зәйнең Воздвиженка бистәсе территориаль иҗтимагый үзидарәсе бистәдә яшәүчеләрнең Яңа ел алды кәефен күтәрү максатында «Иң матур чыршы» бәйгесе үткәрде.
Үзидарә рәисе Юрий Зверев шул рәвешле һәр йортта диярлек чыршылар бизәлүенә ирешүне максат итеп куйды. Бәйгедә катнашу өчен 43 йорттан бизәлгән чыршылар фотолары оештыручыларга җибәрелде. Ә 28-29 декабрь көннәрендә бистәдә яшәүчеләрнең ватсап мессенджерындагы уртак төркемендә чыршыларга тавыш бирү үткәрелде.
Нәтиҗәдә өч иң күп тавыш җыючы чыршы билгеләнде. Беренче өч урынны алучы чыршыларга 43, 34, 32 кеше хуплау белдергән иде.
Бүген исә Кыш бабай белән Кар кызы җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны өй саен йөреп котладылар, изге теләкләр җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев